Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәрҗаниләр токымыннан"

Быел якташ язучыбыз, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең тууына 135 ел булды. Шушы уңайдан язучыга багышлап 8-9 сыйныф укучылары өчен әдәби кичә уздырдык. 

     Кичәнең беренче өлешендә китапханәче, презентация ярдәмендә,  укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, аның данлыклы мәгърифәтче Ш. Мәрҗани белән булган туганлыгы турында ачыклап китте. Безнең фондта бик матур, зур форматлы һәм кызыклы, тарихи фактларга бай булган «Татарский Геродот : к 200 – летию Шигабутдина Марджани» исемле китап бар. Шушы китапта урын алган Ш. Мәрҗани белән М. Галәү турындагы мәкалә белән укучыларны таныштырып киттек. Шулай ук укучылар  М. Галәү белән Г. Тукайның якын дуслар булуы турында да тыңла-дылар. М. Галәү – сәяси репрессия корбаны. Укучылар язучы тормышының бу этабы турында да күп кенә мәгълүмат  тупладылар. (Оныкларының эзләнүләре турында да сөйләнде)

    Кичәнең икенче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды һәм алар белән “Мөһәҗирләр” романы турында әңгәмә корды.

     Кичәне “Болганчык еллар язучысы” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән төгәлләдек.