Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

“Табигатем - матурлыкны синнән алам!”

           “Табигатем  - матурлыкны синнән алам!” ярышы экология елы кысаларында  уздырылды. Укучыларны иң элек экологик проблемаларга кагылган презентация һәм “Табигать - уртак йортыбыз” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Икенче өлештә алар экологик рингта көч сынашты. Укучылар табигать һәм аны саклау буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.  Су, һава, туфрак, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы буенча бирелгән сорауларга, табышмакларга  бик тырышып җаваплар эзләделәр, табигать турындагы мәкальләрне парладылар, ребуслар чиштеләр. Әлбәттә, әдәби сораулар да яңгырады бу ярышта.  Конкурслар арасында укучылар белән әйләнә-тирә дөньябызны саклау чаралары һәм саклау юлларын тагын бер кат искә төшереп, “Кызыл китап”ның әһәмияте, кеше белән табигать арасындагы бәйләнешнең гармониясен саклау турында әңгәмәләр үткәреп алдык.