Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Арча даһие Гариф Ахунов"

18 сентябрь якташыбыз Гариф Ахуновның туган көне.  Туган көнне  Казанбаш мәктәбе укучылары белән “Арча даһие Гариф Ахунов” исемле интеллектуаль  уен белән билгеләп үттек. 8 сыйныф укучылары арасында уздырылган  ярыш сораулары Г.Ахуновның тормыш юлына, иҗатына, гаиләсенә, кызы Наилә Ахуновага, аның туган авылы Өчилегә һәм мәктәп музеендагы Г. Ахуновка багышланган экспонатлар буенча әзерләнгән иде. Укучыларга “Хәзинә тапкан әдип” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим иттек.