Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Терроризм: кешелеккә куркыныч яный"

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне. Террор. Бу куркыныч сүз кызганычка каршы тормышыбызда бик еш телгә алына.  Беслан шәһәрендәге вакыйгаларга бәйле рәвештә игълан ителгән бу көнне җиребезнең төрле почмакларында террорчылар кулыннан һәлак булган  кешеләрне искә алабыз. Шушы уңайдан без дә китапханәдә “Терроризм: кешелеккә куркыныч яный” исемле белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык. Китап укучыларга террорчылык турында, планетабызда бүгенге хәл турында сөйләп киттек. Террорчыларга каршы көрәштә уяулыкны югалтмаска, игътибарлы булырга кирәклеге турында ассызыклап үттек, тотык булганда нәрсә эшләргә һәм башка шундый мөһим сорауларга әңгәмә рәвешендә һәм буклет, плакатлар ярдәмендә искә төшердек.