Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган илнең кадерен бел генә"

      30 август  Татарстан Республикасы көне уңаеннан “Туган илнең кадерен бел генә” исеме астында әдәби-музыкаль кичә уздырылды.  Татарстан – ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Әнкәй, туган нигез кебек кадерле. Кыскача кереш өлештән соң, авылдашларыбыз Татарстанга багышланган шигырьләр белән үрелеп барган музыкаль номерлар карап киттеләр. Шулай ук аларга илебез шәһәрләренә, Татарстан тарихына караган викторина, гармунчыбыз башкаруындагы милли татар көйләренә тезмә тәкъдим иттек. Бәйрәм рухы күмәк биюләр белән тагын да күтәрелеп китте. 

     Китап укучылар “Туган ил ул була бер генә” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү тыңлап үттеләр.   Ахырдан күмәк биюләр тагын да дәвам итте.