Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

“Яшьнәп торсын яшь йөрәк”.

    25 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм  “Ак калфак” оешмасының авыл бүлекчәсе  бергәләп “Яшьнәп торсын яшь йөрәк”  исемле фольклор кичә – аулак өй кичәсе  уздырды. Кичәнең беренче өлеше Ватанны саклаучылар көне белән ир-егетләрне котлап башланып китте. Алып баручылар  аларга изге теләкләр теләде, алар хөрмәтенә матур җырлар, биюләр башкарылды.

     Икенче өлеше – аулак өй кичәсе, яшь кызларның кул эшләре эшләп, җыр сузулары белән башланып китте. Әлбәттә инде, кызлар янына аулак өйгә егетләр дә килә. Яшьләр авыл халкын яңадан элекке җырлар, уеннар, күмәк биюләр, уен-көлке шаярулар чорына алып кайтты. Яшь-җилкенчәк янына кунакка “Ак калфак” оешмасына йөрүче өлкән буын вәкилләре килү дә ямь өстенә ямь булып истә калды.  Алар үзләренең  яшьлек елларын искә төшерделәр. Яшьләргә үзләре дә уйнап-җырлап-биеп күрсәттеләр. Гармун тавышы да, курай моңнары да, күңелле шаярулар да күп булды кичәдә.

       Сәхнә алдында “Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар” исемле китап күргәзмәсе эшләде, аңа обзор ясалды.