Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!"

       21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Казанбаш мәктәбе белән берлектә “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” исемле кичә уздырылды. Кичәнең максаты:   укучыларда ана теленә мәхәббәт,  башка телләргә карата   кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү. Кичәнең беренче өлешендә укучылар туган тел көне,  аның килеп чыгу тарихы турында мәгълүматлар алдылар. Туган телгә багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр, тел турында мәзәкләр, күренекле кешеләрнең фикерләрен тыңладылар.

            Икенче өлештә укучыларга башваткыч уены тәкъдим ителде. Туган телгә карата әзерләнгән сорауларга уенчылар үзләренең җавапларын бирделәр. Башваткыч уены барышында бер уенчының бүләге буларак яңгыраган Г.Тукайның  ”Туган тел” җырына барлык балалар да кушылды. Ахырдан уйнаучыларга бүләкләр тапшырылды.     

         Кичә уздыру өчен презентация һәм “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.