Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Солдат сугышны сайламый"

 

     Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулу уңаеннан  китапханәдә “Солдат сугышны сайламый” исемле әдәби кичә уздырылды. Кичәдә китап укучылар Әфган сугышының башланып китү тарихы белән таныштылар.  Гомумән Әфганстан иле, аның климаты, рельефы белән танышу укучыларга бу илдә барган сугышның авырлыкларын аңларга ярдәм итте. Әфган сугышында катнашкан якташ  ир-егетләр белән танышу булачак солдатларда горурлык хисләре уятты. “Хәтер граниттан да ныграк булсын” исемле китап күргәзмәсе ярдәмендә укучылар белән Әфган сугышында катнашкан, шул исәптән, исән кайта алмаган солдатларның истәлекләре белән дә таныштык.   Ахырдан укучылар, үзе дә әфганчы булган, Ф.Тимашев әзерләгән “Күңел ярасы” документаль фильмын карадылар.  Арча районында бу сугышта һәлак булган егетләр, “Сугышчан туганлык” әфганчылар оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Алып баручылар  Әфганстан сугышын һәм аларның батыр егетләрен, бернигә дә карамастан, чын каһарманнар дип санарга, исәннәрнең кадерен, үлгәннәренең каберен белергә чакырды.