Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әбиемнең серле сандыгы"

   “Мәктәп укучыларына халык мәдәнияте” (“Народная культура для школьников”) проекты кысаларында Казанбаш мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор дәрес уздырдык. Дәрес өчен сәхнә элеккеге өй эченә охшатып бизәлгән иде. Уртадагы сандыкта  - әбиләребезнең кул эшләре. Укучыларны борынгы өй эчендәге предметлар ярдәмендә әби-бабаларыбызның көнкүреше белән таныштырдык. “Татар дөньясы” китабы да безгә бик зур ярдәмлек булды. Өй эчен бизәү өчен нәрсәләр тегелгән, чигелгән, бирнәгә кыз бала нәрсәләр әзерләгән, әби-бабаларыбызның киемнәре нинди булган (эш киемнәре, яхшы киемнәргә дә аерым тукаталдык) барысын да укучыларга җиткерергә тырыштык. Кул эшләре күбрәк кич утырганда, аулак өйләрдә эшләнгән. Укучыларга шундый утырмаларда яратылып уйналган табышмак әйтеш, мәкаль әйтеш уеннарын да тәкъдим иттек. Аларны татар халкының менә шундый милли мәдәниятен яратырга, өйрәнергә, сакларга чакырдык.

      Дәрес өчен “Халкымның күңел бизәкләре” исемле китап күргәзмәсе ясалып укучыларга тәкъдим ителде.