Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Җирле үзидарә: тарих, сораулар һәм җаваплар"

 2012 нче елдан башлап 21 апрель көне - Җирле үзидарәләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы датага багышлап китапханәдә “Җирле үзидарә: тарих, сораулар һәм җаваплар” исемле түгәрәк өстәл уздырылды.

      Китапханәче  китап укучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып китте, җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады,  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Җирле үзидарә рәисе урынбасары кыскача гына үзләренең эшләре, алдагы планнары белән таныштырды. Аннары өстәл артында барыбыз бергәләп  Казанбаш җирле үзидарә тарихын барладык (бүгенге көнгә Үрнәк авыл җирлеге) һәм бу тарихны булдыра алган хәтле ныклабрак өйрәнеп тупларга дигән бурыч куйдык.

      Ахырдан китапханәче китап укучыларны “Татарстанда җирле үзидарә” журналы белән таныштырды.