Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Йолдызларга карап"

12 апрель –Авиация һәм Космонавтика көне уңаеннан  Казанбаш мәктәбе укучылары өчен “Йолдызларга карап” исемле бәйге уздырылды. Укучыларга космонавтика тарихын, аның күренекле шәхесләрен эченә алган сораулар тәкъдим ителде. Сорауга җавап табылганнан соң,  китапханәче укучыларны тулырак мәгълүмат белән таныштырып үтте. Шул рәвешле, презентация слайдларына ясалган сорауларга җавап эзләү белән беррәттән, укучылар яңа мәгълүматлар да тупладылар. Ахырдан укучыларның игътибарына китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.