Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балалар күңеленә юл салучы"

     Балалар язучысы  һәм драматургы Рафис Корбан быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан  без  “Балалар күңеленә юл салучы” исемле әдәби –музыкаль кичә уздырдык.  Кичәдә укучылар Рафис абыйларының  тормыш юлы, язучы булып китү тарихы һәм иҗаты  белән таныштылар. Рафис Корбанның шигырьләре һәм курчак театрлары өчен язылган драма әсәрләре һәр баланың күңеленә үтеп керә торган әсәрләр: алар шаян да, матур яңгырашлы да, тәрбияви дә. Укучылар язучының шигырьләрен яттан укыдылар, шигьри табышмакларына бергәләп җавап эзләделәр, шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Үзенә тартып торучы бу шигырьләр балаларга бик ошады. Ахырдан укучыларга китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде.