Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Нәүрүз мөбарәк булсын!"

 21 март көнне Казанбаш мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәм Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең кыч сынашуы, Нәүрүзбикәне каршылау, балаларның элеккеге йола буенча Нәүрүз бүләкләрен, карга боткасына ярмалар җыю күренешеннән башланып китте.

   Аннары  майлы коймак белән  самовардан кайнар чәйләр эчә-эчә бәйрәм балалар һәм өлкәннәр катнашындагы уеннар белән дәвам итте. Концерт номерлары, күмәк биюләр бәйрәмне тагын да ямьләде.  Җыелган халыкның  олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итте бу көнне.