Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"И хатын-кыз, и изге зат! Син - җирнең фәрештәсе!"

    8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап мәдәният хезмәткәрләре бергәләп “ И хатын-кыз, и изге зат! Син җирнең фәрештәсе !” исемле киленнәр бәйгесе уздырдык.

    Кичә үзе “Килен төшерү” фольклор күренешеннән башланып китте. Аннары уңган киленнәребез үзләренең көчләрен, осталыкларын, булганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Төрле сынауларны узган киленнәрне жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп билгеләп, бүләкләп китте.  Бәйге музыкаль чыгышлар белән аралашып барды.