Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Урманда кунакта"

    21 март – Халыкара урманнар көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне без Казанбаш балалар бакчасына йөрүче балалар белән "урманга сәяхәткә" чыктык. Балалар белән викторина форматында безнең як урманнарында, урман посадкаларында үсүче агачлар, үсемлекләр, урманда  яшәүче җәнлекләр белән таныштык.  Урманның кеше тормышы өчен никадәрле күп нигъмәтләр, файдалы әйберләр бирүе турында сөйләштек. Аның экологик яктан әһәмиятенә дә тукталдык. Урман файдалы гына түгел, һәр ел фасылында күз явын алырлык матур да була. Шуңа күрә рәссамнар, шагыйрьләр һәм язучыларның урманга багышланган әсәрләре дә бик күп. Балалар шундый берничә шигырьне дә тыңлап киттеләр, урманнар белән бәйле әкиятләргә тукталдык. Балалар белән урманнарда, гомумән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәнеп алдык. Чөнки табигать үз – үзен яклый алмый. Аны һәрдаим яклап, саклап торырга кирәк. Һәм бу эшне сабый чактан ук башкару барыбызга да савап булып тора. Иртәне презентация ярдәмендә алып бардык. Ахырдан  өйрәнгәннәрне ныгытып, балалар сорауларга җаваплар бирделәр..