Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Урманнар патшасы"

            Пейзаж жанрына нигез ташы салган бөек рус рәссамы И.И.Шишкинның тууына быел 185 ел булды. Шушы уңайдан   7 сыйныф укучылары өчен “Урманнар патшасы” исемле изокалейдоскоп уздырылды. Укучылар И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татарстанның Алабуга шәһәрендә туып үскән рәссам үз туган ягына, туган як табигатенә  һәрвакыт тугрылыклы булган. Бигрәк тә урман тормышы мастерның стихиясе саналган. Шуңа күрә дә урман аның иҗатының күпчелек урынын алып тора.   Презентация ярдәмендә укучылар белән аның туган шәһәрендә эшләп килүче  Шишкинның музей –йортына сәяхәт кылдык, гаиләсе белән таныштык.  Очрашуыбызның икенче өлешендә укучыларга бөек рәссамыбызның картиналарын үз эченә алган калейдоскоп тәкъдим иттек. Алар игътибар белән картиналарны карадылар, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, күрсәтелгән картиналар буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан укучыларга “Сәнгать ямен күрмәгән, тормыш тәмен белми” исемле китап күргәзмәсенә обзор тәкъдим ителде.