Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Шагыйрь мәхәббәте"

     Гашыйклар көне һәм Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 13 февраль көнне Казанбаш мәдәният йортында яшьләр өчен “Шагыйрь мәхәббәте” исемле могҗизалар кыры уены уздырдык.   Уенның беренче өлешендә китап укучыларны  матур даталар белән котлап, аларга тормышларында ныклы мәхәббәт, таяныч булырлык парлар теләп киттек. Г. Тукайның мәхәббәте, аның лирик шигырьләре белән таныштырдык. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Икенче өлеше – могҗизалар кыры уенында - уенчыларыбыз Г. Тукайның мәхәббәте, аның мәхәббәт турындагы шигырьләре буенча сорауларга җавап эзләделәр. Турлар арасында бу шигырьләрне укып та киттек, шулай ук кызыклы фактларга да тукталдык.  Уеныбыз бик җанлы һәм кызыклы булды. Призлар да, ике тартмачык та, кара тартма да, уеннан төшеп калулар да,  барысы да булды. Ахырдан уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.