Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә"

  Милли традицияләребезне яңарту максатыннан “Ак калфак” клубына йөрүче апаларыбыз белән кич утыру йоласын искә төшердек. Кичәгә килгән һәркем кул эшен алып килде һәм башкаларны да аның белән таныштырып китте. Башкару эзлеклелеген һәм ахырдан килеп чыгачак кул эше турында сөйләде. Китапханәче үз чиратында кич утыручыларны “Халкымның күңел бизәкләре” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.  Ф.С.Баязитованың “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары” китабында бирелгән кич утыру, утырмага бару кебек йолаларның аңлатмалары белән таныштырды. Аннары әдәби китапларда урын алган кич утыру күренешләрен искә төшердек һәм Г. Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәрендәге утырмада әйтелгән табышмакларга җавап эзләдек. Кул эшләрен эшли-эшли җырлап та алдык, нәкъ элеккеге вакыттагыча татар халык мәкальләре һәм табышмакларын  да әйтештек,  Ахырдан татар халкының кунакчыллылыгын истә тотып кич утыручыларны чәй өстәле артына дәштек.