Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган телем - иркә гөлем"

  2021 ел республикабызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнеп үтелә. Туган телгә мәхәббәт һәр кешедә бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Шуны истә тотып Көтек балалар бакчасында “Туган телем – иркә гөлем” исемле балалар иртәсе уздырылды. Балалар белән туган телне белү әһәмияте турында, туган телнең миллилекне күрсәтү, миллекне саклаудагы роле турында әңгәмә кордык. Балалар үзләренең туган тел турындагы шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, ә без алар белән туган телдә табышмакларга җавап эзләдек, китаплар укыдык. Ахырдан балалар яңа китаплар, яңа журналлар белән таныштылар һәм укыр өчен китаплар сайлап алып калдылар.