Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Чыршы әйләнәсендә

   6 гыйнвар көнне балалар өчен “Чыршы әйләнәсендә” исемле кичә- ярыш уздырдык. Балалар чыршы янына басып яраткан шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Яңа ел  бәйрәме уеннарсыз булмый. Алар рәхәтләнеп Кыш бабай таягына тагылып йөрде, җырлы-биюле уеннарда катнашты, лото уенындагы мичкәчекләр белән серле табышмакларга җаваплар эзләде, лоторея уенында бүләкләр отты,  татар халкының яраткан күмәк уеннарын уйнап, рәхәтләнеп ял итте. Бүләкләр һәм тәмле призлар аларның уеннарын тагын да җанландырды.