Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Яңа елга- изге теләкләр"

       “Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр белән 29 декабрь көнне “Яңа елга – изге теләкләр” исемле әдәби кичә уздырдык.  Хатын-кызлар белән иң элек, татар халкының бәйрәмнәргә әзерлек эшләрен искә төшереп үттек: халкым иң беренче эш итеп өен тәртипкә китергән, иң матур чыбылдыкларын, иң матур урын –җирләрен,  иң затлы киемнәрен барлаган, бәйрәмнәргә  генә пешерелә торган ризыкларын әзерләгән. Китапханәче кичәдә катнашучыларны “Халкымның күңел бизәкләре” исемле китап күргәзмәсе ярдәмендә татар халкының милли бизәкләре, милли киемнәре, “Татар халык ашлары” китабы аша милли ризыклар турында әңгәмәгә тартты.      Традицияләр әле дә дәвам итә. Аерма шунда гына аларның милли төсе югала бара. Кичәдә катнашучылар белән шул хакта киңәшләшеп алдык.  Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмен уздырганда үзебезнең милли бизәкләребезне дә онытмаска сүз куешып таралыштык.