Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган як һәм гүзәллек җырчысы"

 Быел 7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, бик күп орден-медальләр иясе, якташыбыз Г. Бәшировның тууына 120 ел тулды. Үзе исән чагында ук дан-хөрмәтне белеп, тоеп яшәүчеләр күп түгел. Г. Бәширов шул бәхетле язучыларның берсе. Гомәр ага – ул гасыр – патша заманында балалык еллары узган, революция чорын кичергән, гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күпне күргән, бик күпне кичергән, тирән хәтерле булырга өйрәткән, халык йолаларын җыюга көч куйган олуг язучы.

  Гомәр аганың юбилеена багышлап “Туган як һәм гүзәллек җырчысы” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә укучылар язучының авыр, бер  гасырлык тормыш юлы, гаиләсе, бай иҗади мирасы белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр, татар халкының яраткан җырына әйләнгән “Җидегән чишмә” җырын тыңлап киттеләр. Укучыларга шулай ук аның халык авыз иҗатын өйрәнүе, аларны туплавы һәм үзенең әсәрләрендә фольклорга зур урын бирүе турында сөйләп киттек. Укучылар  Г. Бәширов туплаган “Кетеки тел бистәләре” китабыннан мәзәкләр белән дә таныштылар, “Туган ягым –яшел бишек” әсәрендә урын алган табышмакларга җавап эзләделәр, Яңасала авылында булган музей һәм әдәби парк буенча, презентация слайдлары аша, сәяхәт кылдылар. Кичәбездә Арча районы “Казан арты” музее хезмәткәрләренең катнашуы язучы белән тагын да якыннанрак танышуга бик яхшы фал булды. Ленар Гобәйдуллин укучыларга Г. Бәшировның радио фондында сакланган үз тавышын тыңлатты, (бу язмада язучы туган телнең әһәмияте турында сөйли) һәм, әлбәттә инде, бай күргәзмәнең экспонатлары белән таныштырды. Алар арасында шәхси әйберләр дә, фотосурәтләр дә, документлар да, бүләк ителгән китаплар да бар иде.

   Кичә өчен презентация һәм “Җидегән чишмәләрдән илһам алып” исемле китап күргәзмәсе ясалып укучыларга тәкъдим ителде.