Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Физкультура, спорт һәм әдәбият иленә сәяхәт"

     Көзге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан мәдәният йортында “Физкультура һәм сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле гаиләләр белән квест- уен уздырылды. Бу бәйрәмгә  балаларының яшьләре бер төрлерәк булган 3 гаиләне кунакка чакырдык. Катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлап, гаилә кыйммәтләре турында кыскача кереш сүздән соң, гаиләләргә төрле – төрле конкурслар тәкъдим ителде. Иң элек әтиләр спорт ярышларында көч сынашты. Аннары әниләр белән балалар   фойеда яшерелгән әдәби геройларны эзләделәр. Ярышучыларга гаилә тормышына кагылышлы мәкальләрне эзләргә, гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклаучы пантомимо күрсәтергә, парлылар уйный торган әдәби әсәрләрдән өзекләрне уйнап та күрсәтергә туры килде. Әти-әниләр биремнәрне әзерләгән арада балалар белән татар халкының күмәк уеннарын уйнадык, санамышларны, табышмакларны искә төшердек. Һәм, әлбәттә инде, гаиләләргә бергәләп спорт ярышларында җитезлекләрен сынарга тәкъдим иттек.  Ахырдан жюри ярышучы-ларның  уеннарына анализ ясап аларга “Иң тапкыр гаилә”, Иң бердәм гаилә”, “Иң җитез гаилә” исемнәрен бирде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Квест-уеныбыз музыкаль паузалар белән бик күңелле һәм матур үтте.