Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Онытырга хакыбыз юк"

         Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында 3 декабрь – Билгесез солдат көнендә “Онытырга хакыбыз юк!” исемле батырлык дәресе уздырылды. Дәрес билгесез солдат көненә багышланган видеоролик карау белән башланып китте. Китапханәче укучыларны бу истәлекле датаның килеп чыгу тарихы, билгесез солдатның җәсәден Алексанров бакчасына алып кайтып күмү барышы белән таныштырды. Соңыннан бу каберлек мемориаль комплекс  итеп үзгәртелүе, мәңгелек ут,  Герой- шәһәрләр аллеясы, 1 нче номерлы пост, эзләү отрядлары эшчәнлеге турында  сөйләнде. Шулай ук укучыларны Бөек Ватан сугышы чорларына багышланган тематик папкалар, хәбәрсез югалган, исән кайткан, һәлак булган авылдашларыбыз исемлеге белән таныштырдык. “Арча хәбәрләре” газетасының 20 ноябрь санында  хәбәрсез югалган саналып, бүгенге көндә табылган райондашларыбыз исемлеге бирелгән иде. Анда безнең Казанбаш авылыннан да 2 кеше исеме бар. Укучыларны алар белән дә танышырып киттек. Сүзебезне бөек рус полководецы А.Суворов сүзләре белән тәмамладык.: “Сугышның соңгы солдаты күмелмичә торып, сугыш тәмамланган саналмый”.