Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без көчле, бердәм халык"

      4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  5-9 сыйныф укучылары өчен  "Без көчле, бердәм халык" исемле могҗизалар кыры уены үткәрдек. Һәр 3 турның , финал һәм супер уеннарның сораулары бердәмлек көне тарихына, шул чорның тарихи вакыйгаларына багышланган иде. Уен барышында уенчыларны әңгәмәләргә тартып бу чор турында күбрәк мәгълүмат бирергә тырыштык.  “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыккан “Мәскәүне саклап калган татар” исемле мәкаләдә Кузьма Мининның татар булуы турында, аның язмышы турында языла. Укучыларга бу мәкаләне дә тәкъдим иттек. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә “Халыклар бердәм булса гына...” исемле китап күргәзмәсенә куелган материаллар белән таныштырып, аларны тәкъдим итеп бардык. Бергәләп Кызыл мәйдандагы һәйкәл тарихын  да барлап үттек. Уен барышында булырга тиешле призлар да, акчалы тартмалар да, йөреш күчүләре дә,  банкротлар да, һәр уенчыга бүләкләр дә  – бары да булды. Уен бик җанлы үтте.