Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әкияттә кунакта"

Мәктәп укучыларын көзге каникуллар чорында китапханәгә тарту максатыннан башлангыч сыйныф укучылар өчен “Әкияттә кунакта” исемле әдәби сәяхәт оештырдык. Укучыларны иң элек татар халык әкиятләренең, гомумән һәр әдәби әкиятнең әһәмиятен, аларның тәрбияве роль уйнавы турында таныштырып киттек. “Татар халык иҗаты: әкиятләр” 3 томлыгы белән таныштырдык.  Бу 3 томлыкның зур байлык булуы, укучыларга бу әкиятләр белән, һичшиксез, танышырга кирәк булуы турында әйтеп уздык. Очрашуыбызның икенче өлешендә укучыларга әкиятләр буенча төзелгән викторина тәкъдим иттек. Викторина китап иллюстрацияләре буенча да, презентация слайдларына куелган әкият геройлары буенча да әзерләнгән иде.  Ахырдан укучылар китапханәдәге күп санлы, матур бизәлешле, төрле форматтагы әкият китаплары белән таныштылар. Берничә кыска әкиятне кычкырып укып та алдык.