Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Күңелегездә булсын һәрчак яз!"

      Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр декадасы уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Китапханә дә бу көннәрдә өлкән укучыларның өйләренә барып хезмәт күрсәтте. 10 октябрь көнне Казанбаш мәдәният йортында  да өлкәннәр хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

      Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган,  олы хөрмәткә, балаларының игелеген тоеп яшәргә лаек.  Кичәбезнең төп максаты да яшь буынга шушы сүзләрне раслау булып калды. Кичә барышында өлкәннәргә карата ягымлы, җылы сүзләр әйтелде.

   Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган җырлар, алып баручылар,  укучылар тарафыннан укылган шигырьләр, башкарылган биюләр яшь буынның өлкәннәргә булган рәхмәт хисен чагылдырды.  Изге теләкләр һәм бүләкләр октябрь аенда гына түгел, ә һәркөнне булырга тиешлеге азсызыклап үтелде.  Кичәгә килүчеләргә “Күңелегездә булсын һәрчак яз!”  исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.