Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без кешеләр арасында яшибез"

     2 нче декабрь көнне Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан “Без  кешеләр арасында яшибез” исемле белешмә - мәгълүмат сәгате уздырылды.  2-7 сыйныф укучылары инвалидлар көненең бәйрәм түгел, ә җәмгыятьнең тагын бер тапкыр шушы социаль проблемага йөз белән борылуы, һәр кешене тагын бер тапкыр язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә игътибарлырак булырга чакыру. 

          Язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан бу кешеләрнең яшәүләре – үзе бер батырлык. Кайчакта алар сау- сәламәт кешеләрдән дә көчлерәк булалар. Укучылар белән шундый язмышка дучар ителгән язучылар, спортчылар һәм башкалар турында сөйләштек. Авыру кешеләргә матди ярдәмнән бигрәк, рухи ярдәм кирәклеген аңлатырга, аларның күңелләренә изгелек орлыклары салырга тырыштык. Р. Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре безнең сәгатьнең темасын бик яхшы ачып салды. Шулай ук укучыларга  төрле ситуацияләр тәкъдим ителде һәм алар бу очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатып бирделәр. Ахырдан укучылар  В.Катаевның “Цветик-семицветик” мультфильмын карадылар.