Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мул җимешле иҗат"

18 сентябрь – якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулган көн. Шушы уңайдан районыбызга кадерле кунаклар – Наилә Ахунова җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. (Р. Аймәт, Л. Лерон, М. Әмирханов, В. Нуриев, О. Левадная, З. Тимергалиев, фән эшлеклеләре А. Ахунов, Ә. Галимуллина, журналистлар С. Кашапова, И. Чирков) Алар Гариф аганың эзләре буйлап сәяхәт кылдылар. Сәяхәтнең бер өлешендә безнең Казанбаш авылы мәктәбе дә бар иде, чөнки Гариф Ахунов 4- 7 сыйныфларда Казанбаш мәктәбендә укыган. Без кадерле кунакларга “Мул җимешле иҗат” исемле әдәби-музыкаль очрашу кичәсе әзерләдек. Ә язучылар үз чиратларында  Гариф ага турында булган җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итеп калдырдылар. Укучылар белән очрашудан соң язучылар мәктәпнең “Туган якны өйрәнү музее”нда булдылар һәм Гариф Ахуновның туган авылы булган урында ачылган Ахун чишмәсенә бардылар.