Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Нинди гүзәл минем туган җирем!"

   30 август- Республика көне һәм Казан шәһәре көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан без дә авыл халкы өчен "Нинди гүзәл минем туган җирем!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәне алып баручылар кыскача гына бәйрәм тарихы, ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу тарихы белән таныштырдылар. Матур җырлар, тематик эчтәлекле шигырьләр, җылы котлаулар күп яңгырады кичәдә. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары да бәйрәм белән котлап китте, барыбызны да туган җиребезнең патриотлары булырга чакырды, бер-беребезгә һәм әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак, хөрмәтлерәк булырга чакырды. Китап укучылар өчен китап күргәзмәсе дә ясалып, укучыларга тәкъдим ителде.