Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Дөньяда син, Әнием, изгенең изгесе"

     26 нчы ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан авыл мәдәният йортында “Дөньяда син, әнием, изгенең изгесе!” исемле могҗизалар кыры уены уздырылды.  Әниләр 3 өчлеккә бүленеп үзара белемнәрен сынадылар. Сораулар әниләргә багышланган шигырьләрдән, мәкальдән һәм төрле  сораулардан гыйбарәт иде. Уенчыларыбыз  бик тырышып уйнадылар, уен барышында үзләре белән дә  таныштырып киттеләр. Бүләккә дип алып килгән тәм-томнарын, музыкаль бүләкләрен һәм балаларының чыгышларын тәкъдим иттеләр. Укучыларның Ш.Хөсәеновның “Әни килде” спектакленнән өзеге бигрәк тә уңышлы килеп чыкты. Авыл үзешчәннәре дә, уен турлары арасында,  барлык әниләрне котлап,  матур җырларын башкардылар. Тамашачылар  белән дә сорау-җавап уены уйнап алдык.  Уенда катнашучы әниләр матур бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ярышы бик җылы, күңелле үтте. Тамашачыларга кызыклы сораулар, яңа фактлар белән танышу шулай ук бик ошады.