Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Татар халык уены "Түбәтәй"

  Татар халкының күркәм уеннары безгә буыннан-буынга күчеп килгән. Кызганыч, хәзерге заман балалары аларны бик сирәк уйный. Шушы матур уеннарны, милли гореф-гадәтләрне саклау максатыннан республикада "UenFest" проекты игълан ителде. Бу проектта без дә катнаштык. Балалар белән "Түбәтәй" уенын уйнап күрсәтеп аны китапханәнең инстаграм битендә урнаштырдык.