Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Пар канатлар кирәк бәхет өчен"

   Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә ячейкасы. Менә шул кечкенә генә ячейка торышы җәмгыятьнең тотрыклыклыгын тәэмин итә дә инде. Гаиләләр нык һәм тату булган илдә җәмгыять тә нык була.  Шуңа күрә дә гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләләрне яклау һәрчак кирәк. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап китапханәдә "Пар канатлар кирәк бәхет өчен" исемле китап күргәзмәсе ясалып укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук Инстаграм челтәрендә "Тормыш яме -яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә" исемле фотобәйге игълан ителде.