Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Халыклар бердәм булса гына..."

4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Халыклар бердәм булса гына...” исемле тарихи белем сәгатендә   5-7 сыйныф укучылары әлеге датаның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Шул чорда Россиянең сәяси һәм икътисади хәле, поляк басып алучыларына каршы көрәшнең әһәмияте, бу көрәшнең геройлары К.Минин һәм Д.Пожарскийлар турында тыңладылар. Тарихи фактлар презентация ярдәмендә ачылды.   Укучыларга бердәмлек, милләтләр дуслыгы, бер- берсенә хөрмәт  һәм һәр кешенең үз милләтен яратуы булса гына илләрдә тынычлык булуы азсызыкланды.