Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әдәбият һәм кино"

4 ноябрь көнне “Сәнгать төне” акциясе кысаларында китапханәдә “Әдәбият һәм кино” исемле кичә уздырылды. Китап укучыларга  “Серле кино сәнгате” исемле китап күргәзмәсенә обзор тәкъдим ителде. Икенче өлештә, презентация ярдәмендә,   кино тарихы, беренче кинофильмнар, кино геройлары белән таныштырдык, киновикторина уздырдык. Күп кенә кинофильмнарның сюжеты китаплардан алынуын ассызыклап үттек, укучыларга киноэкраннарга чыккан китаплар тәкъдим иттек.

Ахырдан укучылар “Без кырык беренче ел балалары” исемле фильм карадылар.