Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар"

3 ноябрь көнне китапханәдә “Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар” исемле әдәби кичә уздырылды.  Бу кичә шулай ук авылыбызда яңа оешкан “Ак калфак” башлангыч оешмасының беренче оештыру утырышы да булып тора. Кичәгә килүчеләр “Ак калфак” оешмасы, аның уставы, башкарган эшләре, җитәкчеләре турында, татар халкының милли баш киеме –калфак - турында тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар, алда эшлисе эшләрне барладылар. Татар халкының кунакчыллыгын раслап,  ахырдан  сүз чәй өстәле артында дәвам итте. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе ак калфаклыларны матур җыр белән сөендерде.