Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Без - кулланучылар"

   Без барыбыз да кулланучылар һәм кулланучы буларак кайвакыт алданабыз да. Товар сатып алганда яки нинди дә булса хезмәттән файдаланган очракта үз хокукларыңны якларга өйрәтүче оешма бар  - ул  Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы. Китапханәдә без шушы оешманың бүлек мөдире Абдуллина Ләйсән Илсур кызы белән очрашу уздырдык. Ләйсән Илсуровна  безне үзләренең оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды, үзенең киңәшләрен бирде. Әлбәттә,  китап укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашу өчен “Кулланучы - үз хокукларыңны өйрән” исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп укучыларга тәкъдим ителде.