Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Балалар һәм кино"

      21 октябрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балалар һәм кино” исемле әдәби кичә уздырылды. Китапханәче укучыларны кино сәнгате  тарихы, беренче артистлар һәм балалар өчен төшерелгән беренче кинофильмнар белән таныштырды. Укучылар белән бергәләп кино төшерүдә катнашучыларны ачыкладык. Укучыларга һәр кино сюжетының нигезендә китап ятканлыгын ассызыклап үттек. Икенче өлештә  укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр: кинокадрга карап бу фильмның исемен һәм аның нинди китап буенча төшерелгәнен әйтеп бирделәр. Викторина барышында китапларның эчтәлекләрен дә искә төшереп бардык. Ахырдан укучылар шушы  китапларны укырга да алдылар.