Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Туган ягым - яшел бишек"

 

   “Туган ягым – яшел бишек”  исемле тамчы - шоу бәйгесе башлангыч сыйныф укучыларына экологик тәрбия бирү максатыннан уздырылды. Укучылар белән иң элек табигатьне  саклауның әһәмияте, аның һәр кешенең эше булуы турында әңгәмә ярдәмендә  аңлашып киттек. Аннары бәйгедә  укучыларның хайваннар, үсемлекләр, гомумән, табигать турындагы белемнәрен ачыкладык. Бәйге өчен презентация һәм китап күргәзмәсе әзерләнде.  Ахырдан укучылар белән “Кызыл китап” турында сөйләштек һәм “Арча районының “Кызыл китабы” белән танышып киттек.