Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Исеме кайтты илгә җыр булып"

   Патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Исеме кайтты илгә җыр булып” исемле әдәби –музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык. Бигрәк тә аның әсирлектәге эшчәнлегенә һәм шагыйрьне “хыянәтче” тамгасыннан коткарырга ярдәм иткән “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы язмышына басым ясалды. Кичәдә шулай ук укучылар  М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм “Кызыл ромашка” шигырен  сәхнәләштереп күрсәттеләр.