"Илһамият Ватаны син, Арча!"
2020 ел - юбилейларга бай ел. Шуларның берсе - районыбыз оешуга 90 ел тулу. Шул уңайдан китапханәдә "Илһамият Ватаны син, Арча!" китап күргәзмәсе эшли башлады. Китап укучыларны районыбыз тарихы, мәдәнияте, әдәбияте һәм күренекле кешеләре белән танышырга чакырабыз.