Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Җырга тиң гомер

10 нчы октябрь көнне Казанбаш мәктәбе белән берлектә “Җырга тиң гомер” дип аталган  Гариф Ахуновны искә алу кичәсе уздырылды.   Кичәдә данлыклы якташыбызның  шигырьләре, яраткан җырлары яңгырады, китап укучылар аның иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр. Кино елы буларак, Г. Ахуновның “Хәзинә” романы буенча куелган “Клад” кинофильмыннан өзек тә күрсәтелде. Кичәдә  язучының кызы,  шагыйрә, “Ак карга” (“Белая ворона”) әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова, аның тормыш иптәше, шулай ук язучы, автор-башкаручы, киносценарист Борис Вайнер һәм яраткан язучыбыз Мәдинә Маликова катнашты. Наилә Ахунова әтисе истәлекләре белән беррәттән, укучыларга Гариф Ахунов әсәрләрен туплаган, яңа гына табадан төшкән “Акча күктән яумый” китабын да тәкъдим итте. Борис Вайнер да буш кул белән кайтмаган, ул безне үзенең яңа “Певчий кот” исемле китабы белән таныштырды, үзенең җырларын да башкарып китте. Ә Мәдинә Маликованың Гариф ага турындагы якты истәлекләре беркемне дә битараф калдырмады. Ул безгә аны бөтенләй икенче яктан – җитәкче, дус һәм гади кеше буларак ачып бирде.  Ахырдан укучылар һәм кунаклар китап күргәзмәләре белән һәм  “Туган якны өйрәнү” музеендагы Г. Ахуновка багышланган экспозиция белән таныштылар.