Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Тормыш юлы"

    27 гыйнвар  - 872 көн дәвам иткән Ленинград камалышы өзелгән көн. Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тормыш юлы” исемле тарихи белем сәтате уздырдык. Укучылар белән Ленинград янындагы сугыш  хроникасы белән таныштык. Ачлык, эвакуация авырлыгы, тормыш юлының мөһимлеге турында әңгәмәләр кордык. Ленинград сугышында катнашкан авылдашыбыз Сәгъдиев Мәгъсүт абый тормышы турында сөйләп киттек. Ахырдан укучыларга шушы тема буенча презентация һәм “Мәңге сүнмәс хәтер” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.