Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"ТАССРның 100 еллыгына - 100 шәхес"

2020 ел Республикада  “Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел”  шигаре астында үтәчәк. Шушы уңайдан вакытлы матбугат битләрендә, “ТАССРның 100 еллыгына - 100 шәхес” рубрикасы астында күренекле шәхесләр турында мәкаләләр басыла башлады. Безнең китапханәдә дә шушы рубрика астында авылдашыбыз, 33 ел “Известия” колхозын җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Бәдри улы Хәстиевкә багышланган әдәби кичә булып узды. Китапханәче китап укучыларны геройның тормыш юлы, гаиләсе белән таныштырды. “Саф намуслы хезмәт кешесе” исемле китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштырды, мәкаләләрдәге кызыклы фактларга тукталды. Язучы Г. Ахунов белән дуслыгы турында да сөйләнеп кителде. Кичәгә Мирбат аганың гаилә дусты, күршесе, туганы   чакырылган иде. Алар да үз чиратларында М. Хәстиев турындагы истәлекләре белән уртаклашып киттеләр.