Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Чисталык- сәламәтлек нигезе"

    Көтек балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән чисталык һәм сәламәтлек темасына сәламәтлек сәгате уздырдык. Балаларга үзең һәм яшәгән җиреңнең чиста булуы сәламәтлеккә ничек тәэсир итүе турында сөйләп алдык, спорт белән шөгыльләнүнең дә балалар өчен файдасы турында әңгәмә уздырдык. Аннары бергәләп  К. Чуковскийның "Мойдодыр" әсәрен кычкырып укыдык һәм геройларның үз-үзләрен тотышларына анализ ясадык. Ахырдан балалар уку өчен китаплар сайлап алдылар.