Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әкият геройларында кунакта"

   Кышкы каникулларның бер көнендә без балаларны әдәби викторинага чакырдык. Китапханәче презентация слайдларына әкиятләр һәм әкият геройлары буенча сораулар әзерләгән иде. Балалар әкиятләрне һәм әкият геройларын бик тиз таныдылар, ләкин авторларны атаганда гына кыенлыклар килеп чыкты. Шулай да бергәләшеп уйлашкач, аларны да әйтә алдылар.  Ахырдан балалар  "Әкияттә кунакта" исемле китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.