Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Шүрәле Сезне Яңа елга чакыра"

  Яңа ел бәйрәме олыларның да, балаларның да көтеп алына торган бәйрәме. 4 гыйнвар көнне балалар өчен дә Яңа ел тамашасы уздырдык. Шүрәле белән Убырлы балаларны тамашага алып кереп киттеләр, аларны чыршы бизәргә, ялган Кыш бабайны чыныннан аерырга, Кыш бабайның сорауларына җаваплар табарга чакырдылар. Ә чын Кыш бабай килгәч,  балалар белән әкият геройлары  бергәләп рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнап җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә Кыш бабай аларны үзенең тәмле бүләкләре белән сыйлады, матур теләкләрен җиткерде.    Ахырдан балаларга бушлай лотерея уены уйнатылды.