"Тылсымлы куллар"
Яңа ел чыршысы үзенең матур уенчыклары белән безне һәр елны сөендерә. Ә ул уенчык үз кулларың белән ясалган булса, бигрәк тә куанычлы. Балалар да бу эшне бик яратып башкара. Шуңа күрә аларны китапханәгә "Кызылтүш" уенчыгы ясау буенча мастер-класска чакырдык. Уенчыкларыбыз бик күркәм булды. Шулай ук укучылар Яңа елга багышлап ясалган күргәзмә һәм кул эшләренә өйрәтүче әдәбият белән таныштылар.