Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Укучының мәдәни көндәлеге.

      Башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы бердәм мәдәният дәресе буларак уздырылды.  Бу дәрестә  укучылар Республикабызның тарихи мәдәни байлыклары белән таныштылар, мәдәниятның үз эченә нинди өлкәләрен -  Казан Кремле, Болгар һәм Биләр шәһәрләре, Свияжск шәһәре, китапханәләр, музейлар, театрлар, галереялар, кинотеатрлар турында белделәр (Татарстан белән беррәттән, Арча районында урнашкан мәдәни объектларны да атап киттек) һәм көндәлекне тутыру, сайтка керү үзенчәлекләрен өйрәнделәр.  Укучыларга бу белемнәрне презентация ярдәмендә бирергә тырыштык. Шулай ук укучылар Татарстаныбызның билгеле язучылары, рәссамнары турында кыскача гына белешмәләр алдылар. Алар турында тулырак белү өчен укучыларны китапханәләргә чакырдык. Китапханәнең мәдәният өлкәсендә зур роль уйнавы да ассызыклап үтелде очрашуда. Укучылар мәдәни көндәлек белән беррәттән матур әдәбият китаплары да алып күтәренке рух белән таралыштылар.