Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Тату гаилә - ныклы гаилә"

   Казанбаш мәдәният йортында бик җылы бәйрәм – “Тату гаилә – ныклы гаилә” исемле әдәби-музыкаль кичә узды.   Авылыбызның үрнәк гаиләләре сәхнә түрендә булды бу көнне. Алар китап укучыларны үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар, алып баручының сорауларына җавап биреп гаилә тормышын алып бару серләре белән уртаклаштылар, кызыклы уенда катнаштылар. Гаиләләрне яклап аларның туганнары, балалары да чыгыш ясады. Чыгышлар, әңгәмәләр арасында музыкаль паузалар да булды. Гаилә бәйрәме бик җылы, бик матур һәм эчтәлекле үтте.